Сотрудничество

Приглашаем
активных людей,
желающих
участвовать в развитии
татарской культуры

Узнать подробнее

Кадер киче

Рамазан ае бәгыренең иң күркәм почмагында Коръән индерелгән Кадер кичәсен яшереп тота. Бер орлыктан үсеп чыккан агачта меңләгән җимешләр җитешкән кебек, Кадер кичәсенә дә мең ай йөкләнгән.

Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел. Бер хәдиетә мөхәммәд пәйгамбәр бу кичәне рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан әзләргә кушты. Кайбер хәдисиәрдә бу кичә 21, 23, 25, 27 көннәрдә дип әйтелә. Мөселман кешесе рамазан аеның акыргы ун көненең һәр төнен Кадер кичәсе дип уйлап гыйбадәттән уздырырга тиеш. Менә шул вакытта ул уңышка ирешәчәк һәм Аллаһ Тәгалә каршында хәерле бәндәләрдән булачак.

Бу Кадер кичәсенндә гыйбадәт кылу мең ай гыйбадәт кылудан изге. Шушы форсаттан файданалып без дә “Ак калфак” хатын-кызлары остазыбыз Әнүзә Мостакаева җитәкчелегендә Фәйзулла мәчетендә Кадер кичәсен каршы алып озатык.

Ифтар мәҗлесен Алия Хайрова, Әнвәрие Гафурова, Наилә Кирпичева, Рушания Низамиевалар үзләре хисабына тәиле аш-су өстәле кордылар.

Ифтардан сөң ахшам намазын, ясту намазын һәм тәравих укып, төнгә нәфел гыйбадәтләр, истигьфарлар догалар кылып Кадер кичәсен Файзулла мәчетендә каршы алдык.

Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбәдәтләребез өчен Аллаһы Раббыбыз савапларны күпкә арттырып бирсен.

Игьтикяф кылып, без үзебезнең күңелләребезне сафландырдык, йөмшарттык Аллаһ Тәгаләгә якынайдык. Аллаһ Тәгалә төнлә гыйбадәт кылучылар турында үзенең бер аятендә болай дип әйтә “Алар төннәрен Раббыларына аяк түрә торып сәҗдә китеп, гыйбадәт кылалар”. Шуңа күрә төнлә нәфел гыйбадәтләрен кылучы мөселманнарның йөзләре шундый матур, нурлы, чөнки алар Рәхмәтле Аллаһ белән бергә калалар.

Без “Ак калфак” хатын-кызлары Кадер кичәсенең шундый изге төн икәнен аңлап, күңелләр тулып өйләребезгә шатлык белән таралыштык.

Гөлнара Дәүләтшина

 

Интересный материал? Поделитесь в соц. сетях:

Опубликовать в Одноклассники
Опубликовать в Мой Мир

Оставить комментарий

This blog is kept spam free by WP-SpamFree.