Сотрудничество

Приглашаем
активных людей,
желающих
участвовать в развитии
татарской культуры

Узнать подробнее

Файзулла мәчетендә ифтар

Аллаһның рәхмәте белән рамазан аеның унынчы конендә Сызран шәһәренең Файзулла мәчетендә “Ак калфак” оешмасының хатын-кызлары ифтар мәҗлесе үткәрде. Күркәм мәчетебезгә ак яулыклы абыстайлар, ханымнар ямь өтәде.

Мәҗлесне абыстаебыз Мустакаева Әнүзә җитәкчелегендә мәчеткә йөрүчеләр коръәннән сүрәләр укыдылар, Оммегөлсем Сайфетдинова һәм Сайфуллина Флера апалар Нәзифә Кузяева аңлаешлы, үтемле итеп рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде. Аннан ахшам намазын укыдык. Намаз укучылар арасында яшьханымнар беренче намазларын укыдылар.

Кояш баегач, хөрмә һәм зәмзәм суы белән авыз ачканнан соң, “Ак калфак”лылар үзләре әзерләгән табын артына  утырышты.

Өстәлләр пешергән ризыктан, алып килгән күчтәнәчләрдән сыгылып тора. Әлхәмдулилләһ. Бер аллаһым, тәннәребезне, җаннарыбызны нык ит, ризыкларыбызны хәләл һәм мул кыл.

Биргәннәренә шөкер итәбез.

Киләчәктә дә Сызраныбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч, матур тормышта яшәргә язсын.

Ифтардан соң күңел белән гыйбәдәтләребезне дәвам иттек. Ястудән соң тәравих намазын укыдык. Зикерләр әйтеп, догалар кылдык, теләкләр теләдек “Ак калфак” кызлары ифтар ашыннан бик канәгать калды. Ифтар мәҗлесен оештыручыларга, әзерләүчелэргә җан-тынычлыгы, күңел байлыгы, бәрәкәтле тормыш, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

Һәммәбезге дә бәхетле язмышларда, яшәргә язсын. Амин!!!

                                                                                                                                                                  автор: Гөлнара Дәүләтшина

Интересный материал? Поделитесь в соц. сетях:

Опубликовать в Одноклассники
Опубликовать в Мой Мир

Оставить комментарий

This blog is kept spam free by WP-SpamFree.