Сотрудничество

Приглашаем
активных людей,
желающих
участвовать в развитии
татарской культуры

Узнать подробнее

“Юлны алга баручы гына үтә ала”

11 ноябрьдә Сызранның Алексей Толстой исемендәге драма театры бинасында җирле татар милли-мәдәни автономиясенең 10 еллык юбилее үткәрелде.

Залны тутырып килгән татарларны һәм башка милләт халыкларын Сызран шәһәре башлыгы Николай Лядин, ав­тономия җитәкчесе Ринад Шәрәфетдинов, Тольятти мәчете имамы Ислам хәзрәт Гомәров, өлкә администрация­сендә җәмәгать фикерен өй­
рәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш кон­сультант Надежда Осипова, Дәүләт Думасы депутаты Евгений Серперның ярдәмчесе Радик Шәфиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Айрат Җәләлов, Самараның “Туган тел” өлкә татар оешмасы директоры Фәрхәт Мәхмүтов, “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев һәм башкалар сәлам­ләп, бәйрәм белән котладылар.

Татар автономиясе юбилеен чуваш, мордва, белорус, яһуд, немец һәм азәрбайҗан иҗат коллективларының чыгышы бизәп, яңа төсләр, яңа көйләр өстәп җибәрде, ә фойеда татар ашлары, костюмнары, китаплары һәм төрле милләт киемнәренә киенгән курчак күр­ гәзмәләре оештырылган иде.

2015 елга кадәр Сызран татар автономиясе белән җи­тәкчелек иткән Илсур Гыйльманов һәм аның бертуганы — Сызран шәһәре Думасы депутаты Илдус Гаяз улы, автономиянең бүгенге җитәкчесе Ринад Шә­рәфетдинов һәм аның бертуганы, “Зеленая Россия” оеш­масының Сызран бүлеге җи­тәкчесе Рөстәм Ирфан улы, элеккеге хәрби офицерлар, Сызран татар автономиясенең
актив әгъзалары — гарәп графикасы һәм дин дәресләре укытучы Галиулла ага Габ­дерәшитов һәм татар басмаларына Сызран татарларының эшләре турында даими язып торучы Рәис ага Биглов, депутат ярдәмчесе Радик Шәфиев һәм башкалар эшләгән эшләр, уздырган бәйрәмнәр турында “Бердәмлек” газетасы һәрвакыт язып тора, аларны кабатлап торасы юк.

Соңгы ике елда Сызран автономиясе белән эшмәкәр Ринад Шәрәфетдинов җитәкчелек итә. Бу язда аның һәм шәһәр администрациясе тырышлыгы белән оешмага бина бирелгән, администрация һәм татар эшкуарлары көче белән ремонт ясалган, китапханә булдырылган. Анда татар теле курслары, музей, төрле түгәрәкләр, көрәш секциясе, компьютер классы ачу планлаштырылган иде. Шушы планнар тормышка аша башладымы, дип Ринад ШӘРӘФЕТДИНОВка мө­рәҗәгать иттек.

— Ринад Ирфанович, менә инде үз йортыгыз, “Сызран әбиләре” дип аталган яңа ансамблегез дә булды, юби­ леегыз да бик матур үтте. Ләкин моның белән тыныч­ ланырга җыенмыйсыздыр бит. Оешма алдында нинди бу­ рычлар тора?

— Мин үзем эшләгән чор турында шуны әйтә алам: үткән уку елында 70 кеше татар теле курсларына йөрде. Быел да шул хәтле булыр, дип исәплим. Татарстанда укып кайткан татар теле укытучыларыбыз бар. Галиулла ага Габдерәшитов дин дәресләре укыта. Ә менә татар телен гомуммәктәптә укыту, яисә татар балалары өчен аерым татар мәктәбе ачып җибәрү хыялы финанслар мәсьәләсенә барып терәлә. Ике ел буе шәһәр мәгариф бүлеге тупсаларын таптыйм, ләкин арба бүген дә бер урында кала бирә. Уйлап карасаң, Сызранда 15-18 мең татар яши, барысы да салым органнарына акча түләп тора. Димәк без дә, рус православ мәктәпләре кебек, милли мәгариф, милли оешма эше өчен хөкүмәттән акча алып торырга хокуклыдыр бит? 30 укытучысы, 1200 баласы булган рус православ мәктәбенә карыйм да күңелем төшә. Менә мәчетләр төзибез. Анда күбесенчә картлар, башка милләт кешеләре йөри. Яшьләребез дә килә, тик алар имамның рус телендә вәгазь сөйләгәнен генә аңлыйлар. Ә алай булмасын өчен без беренче чиратта татар балалары өчен бакчалар, мәктәпләр ачарга тиеш.

— Сез үзегез дә күпбалалы ата. Алар татарча беләме соң?

— Ял көнне иртән торам да кем бүген бер сүз рус телендә әйтә, шул менә бу банкага акча сала, дип игълан итәм. Күп очракта беренче булып үземә акча салырга туры килә. Барысы да үзебездән тора бит. Өйдә гел татарча гына сөйләшсәк, балалар да телебезне яхшырак белерләр иде.

— Сезнең уегызча, юбилей яхшы уздымы?

— Шул хәтле матур узды, искиткеч! Барысының да күзенә карап рәхмәт әйтәсем килә — Сызран шәһәре адми­нистрациясенә, мәдәният бү­леге идарәсенә, “Реклама” компаниясенә, менә шушы театр коллективына, Сызран китапханәсенә, “Милләтләр мирасы” региональ оешмасына, Казан телевидениесенә, концертта катнашкан бөтен артистларга, килгән кунакларга барысына да чын күңелдән чыккан рәхмәтләремне җиткерәм.

Шушы бәйрәм кичәсендә генә аңладым әле: дөрес юлдан барабыз икән, эшләгән эш­
ләребез юкка түгел. Юлны алга баручы гына үтә ала бит.

Егерме еллык юбилеебызга кадәр!

Язманы Светлана Лаврентьева
һәм Эльмира Шәвәлиева әзерләделәр,
«Бердәмлек» газетасы

Кадерле дуслар! Дорогие друзья! Приглашаем вас оформить подписку на газету «Бердәмлек». Это можно сделать в отделениях Почты России (индекс газеты по каталогу П4778). «Бердәмлек» — одна из немногих газет, которые издаются на татарском языке. От каждого из нас зависит дальнейшая жизнь издания. Давайте поддержим газету, оформив подписку — внеся этим свой вклад в сохранение нашего родного татарского языка!

Интересный материал? Поделитесь в соц. сетях:

Опубликовать в Одноклассники
Опубликовать в Мой Мир

Оставить комментарий

This blog is kept spam free by WP-SpamFree.