Сотрудничество

Приглашаем
активных людей,
желающих
участвовать в развитии
татарской культуры

Узнать подробнее

Хыяллар чынга аша. Үзебезнең “Кадер” кичен ничек каршы алдык.

Бөек Аллаһы Рамазан аен Кадер киче белән олылады. Куәт һәм Язмыш киче. Коръәни Кәримдә Кадер киченә тулы бер сүрә багышланган: “Бисмилләһир-раһмәнир-рахим”.

  1. Дөреслектә, Без Коръәнне Кадер кичендә иңдердек.
  2. Эй Мөхәммәт г-м, Кадер кичәсенең ни икәнен сиңа нәрсә белдерде? Кадер кичәсе Аллаһы Тагалә каршында бик кадерле һәм хөрмәтле.
  3. Кадер кичәсе бер мең айдан хәерлерәк.
  4. Ул төнне Аллаһының фәрманы белән фәрештәләр һәм алар белән Җәбраил фәрештә җир йөзенә бер олуг эш өчен (ягъни хәер һәм бәрәкәт өчен) иңәрләр.
  5. Таң атканчыга кадәр ул Кадер кичәсе барча афәтләрдән сәламәт булыр.

 

Бу төндә җир өстөнә бүләк таратучы фәрештәләр төшә. Шәйтаннар чылбыр белән богауланалар һәм беркемгә дә зыян китерә алмыйлар. Коръәндә шулай язылган: “Җир өстенә, Аллаһының рөхсәте белән, Җәбраил фәрештә һәм башка фәрештәләр төшәләр. Хәдисләрдән аңлашылганча, Кадер кичендә кешенең бер еллык тәкъдирнамәсе күктән җиргә иңдерелә, ягъни фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Бу төнне шул кадәр күп фәрештә җиргә төшер: кечкенә генә энәне өскә атсаң, ул җиргә төшмичә, берәрсенең башына эләгер ди. Алар барысы да Аллаһы Тагаләдән Коръән, намаз укучы, яхшылык кылучы кешеләр өчен гафу үтенүче булырлар.

Мөслим һәм Бухари хәдисендә шулай языла: “Кемдә бу төндә Аллаһы Тагаләнең ризалыгы өчен ышаныч һәм тырышлык белән хезмәт итсә, һичшиксез гөнаһлары кичерелер, алардан азат ителер”. “Бу төн 1000 айдан да бәярәк” дигән гыйбарә шуны аңлата: “Бу төндә ни кадәр яхшылыклар кылсагыз, шул кадәр бүләкләнерсез, бер өзлексез 1000 ай яки 83 ел буе гыйбадәт кылган кебек исәпләнер”.

Без хыялларыбызның чынга ашуын телибез.

Кадер кичәсе бездән яшерелгән. Вәгъдә ителгәннәрне өмет итеп, без бу кичне тырышлык белән каршы алырга ниятләдек. Чөнки бу тәкъдир төнендә Аллаһы Тагалә ялваруларны кабул итә. Безнең һәммәбездә дә теләк, ихтыяҗлар, хыяллар, эшләр бик күп. Теләгән максатка ирешү өчен бу төндә зур мөмкинчелек бирелгән. Шул мөмкинчелекне кулдан ычкындырмас өчен, без Сызран шөһәренең иманлы хатыннар җәмәгате белән Рамазан аеның 26 белән 27 кичен каршы алырга, “Али” мәчетендә гыйбәдәт кылып, билгеле һәм билгеле булмаган гөнаһларыбызны кичерүне сорап җыелыштык. Бөек бүләк, рәхимлек алу мөмкинлеген югалтырга теләмәдек!

“Али” мәчетенең хәзрәте һәм җитәкчесе ниятебезне хуплап алдылар! Маа шаа Аллаһ!

Ифтарны оештыруны хөрмәтле мөселман хатын-кызлары (Гафурова Э.С., Кирпичева А.Я., Хайрова А.Я., Кузяева Н.М.) үз өсләренә алдылар. “Али” мәчетенең җәмәгате изге гамәлгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Һәммәсенә дә кешелеклелек, юмартлык, күңел байлыклары өчен үзебезнең зур рәхмәтләребезне белдерәсебез килә….

Мәчет – Аллаһ йорты!

Мәчеттәге Кадер кичәсе гаҗәеп матур үтте!

Аллаһы Тагалә безне, үзенең тугъры ялваручыларын, бүләксез калдырмады. Мәчеткә бер бик матур тавышлы мөселман егете белән ике мөселман кунагы килеп, Тәравих намазын укыдылар. Укучы егетебез Сөләйманов А.Н. Хәйран калырлык моңы белән безгә Иша, Тәравих, Витр намазларын үткәрде. Әлхәмдүлилләһ!

Без шул тикле Аллаһы Тагаләдән разый!

Чөнки бу төнне җыелган иманлы хатыннарны битараф һәм гафил калдырмады. Сәхәр безне берләштерде, бер-беребез белән тагын да якынлаштырды!

Таң атканчыга кадәр без гыйбәдәт кылуда, Коръән укып зикр әйтүдә булдык!

Йә Раббым! Үзеңнең шәфәгатеңне насыйп ит! Мәңгелек булган Фирәүс, Раййан, Гаден җәннәтләреңне насыйп ит! Үзебезне һәм балаларыбызны, туганнарыбызны бер Сиңа гынә гыйбәдәт кылырга насыйп ит! Безгә гыйлем яктылыгы насыйп ит, Иманыбызны ныгыт! Барыбызга да көч, куәт, саулык бир һәм тагын шулай Кадер кичләрен каршы алып, җәмагать белән гыйбәдәт кылырга насыйп ит! Амин!

 

“Фәйзулла” һәм “Али” мәчетләренең иманлы хатыннары. 2023 ел.

Редактор: Эльвира Маркова

Интересный материал? Поделитесь в соц. сетях:

Опубликовать в Одноклассники
Опубликовать в Мой Мир

Оставить комментарий

This blog is kept spam free by WP-SpamFree.