Сотрудничество

Приглашаем
активных людей,
желающих
участвовать в развитии
татарской культуры

Узнать подробнее

Поздравление с Новым Годом от Суфии Амировой

Кадерле дуслар!

Нәни 2019 ел ап-ак тәпиләре белән атлап-атлап, тиздән безнең өйләргә килеп керер инде. Бу Яңа ел күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәт, өегезгә иминлек алып килсен. Тормышыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлегегез нык булсын.

Яңа елга иске теләк
Әй Яңа ел. Яңа ел.
Яңа туган бала ел.
Син шаян, син шук әле.
Гөнаһларың юк әле.
Ай үсәсен көн үсеп.
Туктамыйча гел үсеп.
Күп гамәлләр кылырсың,
Баһадир ир булырсың.
Тик берүк явыз булма.
Җиргә кан-яшь агызма.
Җыйма ләгънәт-каргышлар.
Чуалмасын язмышлар…
Өйсезләрне өйле ит.
Көйсезләрне көйле ит.
Җылы, йомшак кул белән
Үксезләрнең яшен сөрт.
Буең белән түгел син.
Эшең белән олы бул.
Һәр кешенең гел көткән
Иң бәхетле елы бул.

Изге теләкләр белән Суфия Амирова

Интересный материал? Поделитесь в соц. сетях:

Опубликовать в Одноклассники
Опубликовать в Мой Мир

Оставить комментарий

This blog is kept spam free by WP-SpamFree.