Сотрудничество

Приглашаем
активных людей,
желающих
участвовать в развитии
татарской культуры

Узнать подробнее

Галиулла абзыйга тиңнәр юк! День рождения Галиуллы-хаджи Габдрашитова!

Сегодня празднует День рождения один из самых активных аксакалов нашего города — Галиулла Габдуллович Габдрашитов! Национально культурная автономия татар г.о. Сызрань искренне поздравляет и желает крепкого здоровья и долгих лет жизни Галиулле Габдулловичу!

* * *

2019 ел тарих киштәсендә утыра. Кемнәр ничек узган елны бәялиләр соң? Кемгәдер бәхет алып килгән, кемнедер кыерсыткан ул. Сызран шәһәрендә генә түгел, Самар өлкәсендә дә аныңдай татар һәм гарәб телләрен камил белүче бармы икән соң?

Ата-ана өчен иң зур шатлык — ул балаларның җәмгыят өчен файдалы булып яшәү. Ватаныбызны көчәйтүдә балаларның өлешен күрү. Галиулла абзыйның малае Рашит атасын кабатлап хәрби очучы булды. Әтисен тыңлап чын татар гаиләсен булдырды. Инде Рашитның малае Илдар хәрби кеше. Сүриядә сугышта булды.Зур дәрәҗәгә иреште.Узган елны ноябернең  егерме сигезендә техник фәннәр кандидаты булды. Хәрби училищеда укыта. Хәләл җефете Алсу белән әти әнисенә һәм Зур әтисе белән Зур әнисенә куаныч кына өстәп яшиләр. Әгәр оныкларың татарча сөйләшә икән, димәк картлар олуг хәзинә калдыралар үзләреннән соң. Догачылар калдыралар.

Галиулла абзый гомере буена мөгаллимлек хезмәтен башкарып килә. Күпләрне татарлыкка якынайтты. Күпләрне намазлыкка бастырды һәм Изге Китабыбыз Корьәни-Кәримне укырга өйрәтте. Угылы Рашит белән бергә басып намаз укыйлар мәсҗидтә. Монардан да олуг хәзинә була аламы ата өчен! Угылы әтисен машинасында утыртып алып килә, утыртып алып кайта намаздан. Шул буладыр инде ул бәхет!

Безнең халыкта гаҗәеп тирән мәгънәгә ия булган «калеб» сүзе бар. Әгәр татар баласы ана карынында ук хәләл ризыклар белән тукланса, бишек җырын тыңлап йокыга китсә, мультфильмын ташлап әти-әнисе белән намазлыкка басса, Раббыбызның барлыгын һәм берлеген белеп аңардан куркып яшәсә, Коръән күрсәткән юлдан тайпылмаса, Рәсүлебез с.г.в.нең хәдисләренә тотынып яшәсә —  ул баланың калебе динебез Исламча булачак. Калебе сафларның бабалары тынычлап мәңгелеккә күчәчәк.

Галиулла абзыебыз әле полковник булып хезмәт иткәндә, Коръән, намаз укыган зат. Шуңа да ул хәрби тормышта да динебез Ислам кушканча яшәде. Ә Китабыбыз:»Кем сәламны беренче бирә, шуңа савабы күбрәк», ди. Армиядә булмаган хәл. Полковник буларак солдатларга, курсантларга беренче булып «честь»ны ул бирде! Сызранда әле бүген дә бу хәлне истә тотучылар бар. Кемдер моны сәерлек дип санар. Ә бит франсузларның хәрби уставларында мондый фикер теркәлгән: «Первым отдает честь, кто интеллигентнее».

Галиулла абзыебыз Самар татарларының горурлыгы. Өлкәбезнең «Ак бабае». Татар халкының Зыялысы!

Шамил БАҺАУТДИН
tatarlarsamara.org

Интересный материал? Поделитесь в соц. сетях:

Опубликовать в Одноклассники
Опубликовать в Мой Мир

Оставить комментарий

This blog is kept spam free by WP-SpamFree.