8нче март бәйрәме белән!
Җылы кояш нурларына төренеп
йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп
язның беренче ае — март та килеп җитте.
Барыбызга да билгеле айның
иң матур иң олы бәйрәме — Сигезенче март — Халыкара хатын-кызлар көне.
Хөрмәтле гүзел затлар!
Бар җир шары бүген дулкынлана
Ярсып тибә кайнар йөрәкләр!
Бәйрәмегез белән, хатын-кызлар,
Чынга ашсын барча теләкләр!
Яз кояшы бүләк итсен сезгә,
Яхшы кәеф, шатлык — куаныч!
Бәхет белән тулсын гомерегез-
Сезнең шатлык безгә юаныч!
«Ак калфак» хатын-кызлар клубы