Сотрудничество

Приглашаем
активных людей,
желающих
участвовать в развитии
татарской культуры

Узнать подробнее

Әниләр көне белән!

Хөрмәтле әниләр!

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен — Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичерген газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхзмзтле дә, изге күңелле дә.

Зүр үсеп, үзебез әти-әниләр булсак та, без төпле киңәшләр сорап сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак безне аңлавыгызны, ярдәмегездән ташламавыгызны беләбез.

Мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз, назыгыз һәм ниләр генә кылсак та гафу итә белүегез өчен сезнең алда баш иябез.

Сезнең иңнәргә бик зур йөк — гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә төшә.

Барысы өчен дә бик зур рәхмәт!

Кадерледән кадерлеләрбез!

Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телим.

Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булыгыз!

Иң изге теләкләр белән «Ак калфак» җитәкчесе Гөлнара Дәүләтшина

Интересный материал? Поделитесь в соц. сетях:

Опубликовать в Одноклассники
Опубликовать в Мой Мир

Оставить комментарий

This blog is kept spam free by WP-SpamFree.