Сотрудничество

Приглашаем
активных людей,
желающих
участвовать в развитии
татарской культуры

Узнать подробнее

Әбиемнең серле сандыгы

Серле сандык, матур сандык,

Кызыктыра мине күптәннән.

Әйдә карыйк, ниләр калган икән

Истәлеккә безгә үткәннән.

Декабрьнең соңгы шимбәсендә Сызранның 18нче модуль китапханәсе “Ак калфак” оешмасы, “Мирас” фольклор ансамбле белән берлектә “Әбиемнең серле сандыгы” исемле фольклор кичә үткәрде.

Кичәнең төп олеше татар халкының милли байлыклары булган кул эшләре, чигүле киемнәр, өй бизәү әйберләре белән таныштыру буларак үтте.

  • Хәтерләүдән курыкма, син!

Үткәнеңне онытма, син,

Ничек итеп көн иткәнен:

Ни иккәнен, ни чиккәнен, Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен…

  • Әби-бабаларыбызның мирасы

Кайда соң ул? Онытылып беткәнкалфакларыбыздамы, чыңлавы җаныбызда гына сакланган чулпы-тәңкәләрдәме, әкият итеп сөйләргә калган бишек җырларыбыздамы? Әллә инде кыңгыраулы туй дугалары бизәлгән, Сабантуй колга – баганаларында җилфердәгән, инде сандык төпләрендә саргаеп яткан сөлге-тастымыллардамы?

  • Хөрмәтле дуслар! Бүгенге кичәгә җыйналуыбызның максаты-вакыт җилләрә белән саргая башлаган кыйммәтле байлыкларыбызны алып халыкка күрсәтү, онытыла башлаган милли йолаларыбызны кабат искә төшерү, — менә шундый тирән мәгьнәле сүзләр белән милли рухта “Ак калфак” җитәкчесе Гөлнара апа Дәүләтшина башлап җибәрде бәйрәм чарасын. “Ак калфаклылар” яшь вакытларын искә төшереп, кич утырганда уйнала торган уеннарны искә төшереп күңелле итеп сөйләделәр.

Әнүзә апа Мустакаева, үз чиратында, мөселманнарның сандык төбендә яткан изге китабы “Корьән”нең урыны һәм әһәмияте турында тәфсилләп аңлатты.

Әни һәм әбиләре белән килгән балалар сәнгатьле итеп яттан шигырь сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, җырлы-биюле уен уйнадылар.

Музыка тәрбиячесе Рәсимә апа Әхмәтова “Әбием күзлек кия”, “Әбием –әбекәем” дигән җырларны балаларга күңел түрләренә кертеп куйды.

Рәхимә апа Мамаделеева үзенең яшь чакларын искә алып әби-бабайлары турындагы истәлекләре белән уртаклашты, матур теләкләр теләде.

“Мирас” халык фольклор төркеменең мөнәҗәт әйтуе һәм “Әңкәмнең догалары”, “Фазыл чишмәсә”, “Шәл бәйләдем” җырлары белән үрелеп барды. Кичәнең буеннан – буена Ростәм абый Туктаров баянда уйнады, оста уенчының моңлы коралы авазлары милли рухны тагын да баета төште.

Чараның иң күңелле мизгеле түгәрәк остәл артында апаларыбызның үзләре пешереп килгән татар халык ризыкларын, сый-хөрмәтен татып, шатланып иске елны озатып.

Яңа Юлбарыс елына яхшы өметләр баглап озак кына сөйләшеп, серләшеп утырдык. Күңел сандыкларыгыз саекмасын, һәрчак тулыланып, баеп торсын – дигән теләкләр белән китапханәче Гөлсем апа Салихова чараны йомгаклады. Үткән бәйрәм барыбызга да кызыксыну, горурлык, туган илгә һәм туган телгә мәһәббәт хисләре тудырды.

Матур очрашулар дәвамлы булсын, барыгызда сау-сәламәт булыгыз.

 

Лилия Дәүләтшина

Интересный материал? Поделитесь в соц. сетях:

Опубликовать в Одноклассники
Опубликовать в Мой Мир

Оставить комментарий

This blog is kept spam free by WP-SpamFree.